ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Асия Тимирясова Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының 25 еллыгына багышланган конференция эшендә катнашты

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты булдырылуның 25 еллыгына багышланган зур чаралар программасы кысаларында Казанда «Кеше хокукларын яклауның заманча тенденцияләре: актуаль проблемалар һәм перспективалар» дип аталган фәнни-гамәли конференция уздырылды.

Чараны 15 ел дәвамында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил булып торган Сәрия Сабурская ачты. Сәрия Харис кызы кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен дәүләт тарафыннан яклау гарантияләрен көчәйтү максатыннан башкарыла торган олы эш турында сөйләде.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Конституция Советы Рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм конференциянең башка дәрәҗәле кунаклары үз чыгышларында омбудсменның дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлар тарафыннан гражданнарның хокукларын саклауда һәм хөрмәт итүдә мөһим ролен билгеләп үттеләр. Конференциядә катнашучылар Россия Федерациясенең һәм Берләшкән милләтләр оешмасының кеше хокуклары буенча Югары комиссары эшләре буенча идарәсенең уртак программасы өчен җаваплы Рәшит Алуаштан, Азия Омбудсменнар Ассоциациясе Президенты, Пакистан Федераль омбудсмены Эяз Әхмәд Курешидан, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзаханидан, Абхазия республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Әнәс Кишмария һәм башкалардан котлауларны һәм сәламләүләрне җылы кабул итте. Юбилей чараларында Россиянең 47 төбәгеннән һәм чит илләрдән омбудсменнар катнашуы да Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының югары статусы һәм абруе турында сөйли.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова ассызыклаганча, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтлары һәм Иҗтимагый палата булдырылу дәүләт һәм граждан җәмгыяте арасындагы принципиаль яңа мөнәсәбәтләрнең барлыкка килүен билгеләде. «25 ел элек социаль тормышта без бүген күргән кардиналь уңай үзгәрешләргә башлангыч бирелде», – диде ул.

Конференция сессияләрендә сүз гражданнарны хокукый агартуга мөнәсәбәтне камилләштерү, гражданнарның социаль якланмаган категорияләрен яклау механизмнарын үстерү тәҗрибәсе һәм перспективалары турында барды. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы белән берлектә тормышка ашырылган һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, йортсыз калганнарга, пенсионерларга, ятим балаларга һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларга, элеккеге хөкем ителгәннәргә һәм башка категория гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән гуманитар проектлар турында «Кеше приюты» автоном коммерцияле булмаган оешмасы социаль адаптация үзәге директоры Александр Суханов, «Яңа гасыр» автоном хәйрия коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Лилия Таишева, «Яңа Планета» ABA-үзәге директоры Светлана Салихова, «БлагоДарю» автоном коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Гөлнара Галиәхмәтова һәм башка социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре сөйләде.

Тәҗрибә уртаклашу һәм дискуссияләр барышында яңгыраган тәкъдимнәр конференция нәтиҗәләре буенча кабул ителгән резолюциядә чагылыш тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International