«Россия 1» телеканалы ТР Иҗтимагый палатасында яшь рәссамны бүләкләү турында видеорепортаж тәкъдим итте

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы оештырган яшь рәссамнарның «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» дип аталган 21 нче республика конкурсына йомгак ясалды. Темаларның берсе — «Мин үз Ватанымны яклаячакмын!», Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган.

Бәйгедә 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар катнашты. Татарстан Иҗтимагый палатасының махсус призына Анастасия Гудочкина лаек булды. Ул узган елның октябрендә махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәгәндә фаҗигале рәвештә һәлак булган әтисен сурәтләгән. Сугышчы вафат булганнан соң Батырлык орденына лаек була.

Җиңүчене республика Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева котлады. Ул Анастасиягә, шулай ук аның әнисенә һәм укытучысына тема сайлаганы һәм тарихи хәтергә сакчыл мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде.

Видеорепортаж белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://vkvideo.ru/video-16032171_456255278

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International