Менделеевск районы традицияләр һәм иҗтимагый инициативалар очрашу урынына әверелде: Сабан туенда Россия Хатын-кызлар берлегенең Мәдәният илчеләре — илнең төрле төбәкләреннән Татарстанга традицион мәдәни кыйммәтләрне һәм милли үзенчәлекне саклауга багышланган стратегик сессиядә катнашу өчен килгән вәкилләр булды.
Мәртәбәле кунаклар арасында Россия Хатын-кызлар берлеге рәисе киңәшчесе, социомәдәни проектлар координаторы Галина Федосеева, мәдәният илчеләре клубы Советы Рәисе, Санкт-Петербург бүлекчәсе мәдәният илчесе Ирина Архипова, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева, Россия хатын-кызлар берлегенең ТРдагы мәдәният илчесе Гөлзада Руденко, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләреннән делегатлар бар.
Республиканың мәдәни күптөрлелеге белән танышу өчен кунаклар нәкъ менә Менделеевск Сабан туен сайладылар.
Район башлыгы Роберт Искәндәров билгеләп үткәнчә, Менделеевск районы тарихка һәм мәдәнияткә бай.
«Монда күп халык вәкилләре тату яши. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән кунакларның Татарстан мәдәнияте һәм милләтара бердәмлек белән нәкъ менә шушы бәйрәмдә таныша алулары безнең өчен зур мәртәбә», — диде ул.
Милли-мәдәни автономияләр вәкилләре татарларның, мариларның, удмуртларның, мордваларның, керәшеннәрнең һәм районда яшәүче башка халыкларның көнкүрешен, һөнәрләрен һәм кулинар мирасын чагылдырган колоритлы хуҗалыклар әзерләгән.
Мәдәният илчеләре милли ризыклардан авыз иттеләр, этнографик көнкүреш әйберләре белән таныштылар, интерактив мастер-классларда катнаштылар, шулай ук Сабан туе бәйрәменең аерылгысыз өлешенә әверелгән ат чабышларын һәм милли уеннарны күзәттеләр.


