Запорожье өлкәсенең Акимовка бистәсендә яшәүчеләр Ольга Павловага 2025 елның 1 июнендә Балаларны яклау көнендә үткәрелгән балалар бәйрәмен оештыруда катнашуы өчен рәхмәт белдерделәр. Бәйрәмне «Люблю людей» («Кешеләрне яратам») проекты оештырды.
Ел саен уздырыла торган бәйрәмдә 3 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар һәм аларның ата-аналары катнашты.
«Акимовка бистәсендә яшәүчеләр турында без 291 нче полкның «Казан» танк батальонындагы хәрби дусларыбыздан белдек. Бу торак пунктны азат иткәндә безнең хәрбиләр Тимур Куркин, Дмитрий Макаренко, Артур Вәлишин һәм башка бик күпләр андагы халыкны ачлыктан коткарды. Үз өлешләрен биреп, өйдән килгән азык-төлек һәм гуманитар ярдәм белән бүлешкәннәр. Шул вакыттан бирле без әлеге балаларга һәм шушындый авыр шартларда да алар өчен бәйрәм булсын дип тырышып йөргән битараф булмаган кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз», – дип уртаклашты Ольга Павлова.


