2025 елның 30 маеннан 1 июненә кадәр «БЕЗ БЕРГӘ!» Татарстан Республикасының тәрбиягә бала алган гаиләләр төбәк иҗтимагый оешмасы актив волонтерлар белән берлектә «День Аиста» («Ләкләк көне») уникаль проектын гамәлгә ашырды.
Аның төп асылы турбазага балалар йортыннан ятим балалар һәм аларны тәрбиягә алырдай потенциаль ата-аналар чакырулы иде. Шунысы кызыклы, әти-әниләр илебезнең төрле төбәкләреннән: Чувашия, Пенза, Казан, Түбән Кама, Болгар, Кукмара һ.б. шәһәрләрдән килгән. Балалар һәм булачак ата-аналар «Яңа Суар» туристик базасында өч көн яңа көчләр туплап ял итә һәм бер-берсе белән якыннанрак таныша алдылар.
Беренче көнне танышу уеннары, биюләр һәм уртак концерт булды, анда балалары белән бергә чакырылган гаиләләр, ТР балалар йортыннан алып килгән ятим балалар, шулай ук Әлки мәдәният йортыннан артистлар катнашты. Әти-әниләр төркемнәрдә һәм гаилә психологы Светлана Елакова белән шәхси рәвештә эшли алдылар – алар яшүсмер белән уртак тел таба алырлармы, гаиләдә яңа балаларга ресурс бармы һ.б.
Икенче көнне станцияләрдә уеннар, атларда йөрү, күбекле кичә, зоопаркка бару һәм учак янында гитарага кушылып җырлаулар булды. Балалар йортыннан килгән балалар менә шундый көтелмәгән иреккә һәм аларга вакытын, игътибарын бирә торган олыларның күплегенә шатландылар.
Өченче көнне барысы да футболканың үз дизайнын уйлап җабып, аңа рәсемнәр ясадылар, аннары бүләкләр алдылар һәм Ләкләк көне турында автор иҗат иткән җырны башкардылар.
Хисләргә тулышып һәм бәхетле булып таралыштылар. Тәрбиягә алачак ата-аналар үзара пышылдашты: «Менә бу баланы ошаттым һәм мин дә аңа ошадым кебек, психолог безнең әзер булуыбызны әйтте...»
Якын киләчәктә барысы да Татарстан Республикасының тәрбиягә бала алу үзәгенә юллама алырга барырлар һәм ләкләк көнендә катнашкан ятим балаларны өйләренә алып кайтырлар дип өметләнәбез.
Мондый искиткеч шәп проект волонтерлар командасы тырышлыгыннан башка тормышка аша алмас иде: Александрова Алина Александровна, Исхаков Рафаэль Рифат улы, Дарьина Полина Ивановна, Мажирина Анастасия Сергеевна, Хорочкина Екатерина Владимировна, шулай ук «БЕЗ БЕРГӘ!» ТРның тәрбиягә бала алган гаиләләр төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Светлана Елакова, «Пеликан» автоном коммерцияле булмаган оешма җитәкчеләре Николай һәм Елена Янковскийлар, балалар йорты җитәкчелеге, шулай ук әлеге хәйрия проектына акча биргән барлык битараф булмаган кешеләр.
«БЕЗ БЕРГӘ!» ТРның тәрбиягә бала алган гаиләләр төбәк иҗтимагый оешмасы ТР Әлки районы башлыгы Александр Никошинга һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсим Гайфуллинга чараның концерт өлеше һәм биреп торган тавыш җиһазлары өчен рәхмәт белдерә.






