Бүген Татарстан Премьер- министры Алексей Песошин «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXV Еллык ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләре тапшырды.
Чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Лионова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, «Созвездие – Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте генераль продюсеры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Туманов катнашты.
Чара 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышланган.
Алексей Песошин чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сәламләде.
Ул «Созвездие – Йолдызлык»ны иң якты фестиваль дип атады, шулай ук барысын да Халыкара балаларны яклау көне белән котлады. «Бу бәйрәм – үсеп килүче буын өчен җәмгыятьнең җаваплылыгы турында искә төшерү. Балалар – безнең төп байлыгыбыз, илебезнең һәм республикабызның киләчәге», – дип ассызыклады Алексей Песошин.
«Созвездие – Йолдызлык» XXV эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм махсус стипендияләр тапшыру тантанасы булды.
«Созвездие – Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов шулай ук республика җитәкчелегенә фестивальгә күрсәткән ярдәмнәре, балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади потенциалын үстерүгә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. «Балалар – безнең төп байлыгыбыз», – диде ул.
Тантана бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.