29 майда «Россия җәмгыятен ныгыту факторы буларак балигъ булмаганнарның һәм яшьләрнең хокукларын яклау» Халыкара катнашулы Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.
Пленар утырышта сәламләү сүзе белән Федерация Советының Регламент буенча һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Конституция Советы Рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокукый мәсьәләләр һәм иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе Тимур Какохо чыгыш ясады. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы президенты Ольга Гришина катнашты.
Модератор булып конференцияне оештыручы, Россия Федерациясе прокуратура Университетының Казан юридик институты (филиалы) директоры Елизавета Демидова-Петрова чыгыш ясады.
Тимур Какохо хокукый агарту буенча проектлар турында сөйләде. Шулай итеп, 2011 елдан башлап Татарстан Республикасында югары уку йортларының юридик факультетларының өлкән курс студентлары һәм аспирантлары урта гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен лекцияләр курслары үткәрә. 2018 елда тәҗрибә һәм килгән запрослар нигезендә «Юридическая ответственность несовершеннолетних» («Балигъ булмаганнарның юридик җаваплылыгы») дигән мәгълүмати материал (брошюра) эшләнде. Әлеге материал лекцияләр вакытында таратыла һәм актуаль хокукый мәсьәләләр буенча мәгълүматны үз эченә ала, мәсәлән, эзәрлекләү (буллинг), оешкан җинаятьчелек, «тыелган матдәләрне яшерүчеләр» һәм башкалар.

