Һәр айның соңгы җомгасында Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында коммерцияле булмаган оешмалар өчен юридик ярдәм көне уздырыла. Сорауларга Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең коммерцияле булмаган оешмалар эшләре буенча бүлегенең әйдәп баручы белгече – эксперты Виктория Мишкарева җавап бирәчәк.
Кайчан: 2025 елның 30 маенда 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр
Кайда: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7 йорт (Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе)
Ярдәм «Единые» («Бердәм») федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтелә, ул төрле өлкәләрдә коммерцияле булмаган оешмаларның инициативаларын үстерергә һәм озатып барырга ярдәм итә.
Белгеч ярдәменә мохтаҗ мәсьәләләр барлыкка килсә, 8 843 238 1000 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез. Сорауларны шулай ук электрон почтага җибәрергә мөмкин op@tatarstan.er.ru.