Казанда «Чистые сердца» хәйрия фонды оештырган «Матурлык флешмобы» дигән масштаблы хәйрия проекты уздырылды. Фонд 2019 елда булдырылган һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә: балалы ялгыз аналарга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итә.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, нәфислек – ул күлмәкләр, биек нәзек үкчәләр һәм макияж гына түгел. Бу – игелек, мәхәббәт, кайгырту һәм эчке көч. Чарада катнашучылар нәкъ менә шундый сыйфатларга ия – үзенчәлекле балалар тәрбияләүче 18 әни.
«Мин үзем ике гүзәл баланың әнисе. Мин моданы бик яратам, модель буларак Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре мәйданчыкларында эшләдем. Үсешендә үзенчәлекләре булган балаларның әниләре өчен проект әзерләдем. Әни буларак мин балаларга күпме энергия һәм хезмәт салырга кирәклеген аңлыйм. Күп кенә әниләрнең еш кына үз-үзләренә вакыты калмавын аңлыйм һәм аларның бәхетле йөзләрен күрәсем, матурлык көне бүләк итәсем килә иде. Беркайчан да хатын-кыз булуыбыз турында онытырга ярамый. Гел бала белән шөгыльләнү генә түгел, үзеңне дә кайгырту мөһим», – дип сөйләде проектны оештыручы Елена Нигъмәтуллина.
Чара кунаклары өчен матурлык индустриясе профессионаллары: танылган брендларның кием стилистлары һәм дизайнерлары, визажистлар, чәчтарашлар һәм фотографлар эшләде.
Көн саен балаларының сәламәтлеге һәм киләчәге өчен көрәшүче күп кенә әниләр өчен бу көн чын күңелдән ял итү, үзләрен матур, кадерле һәм яраткан итеп тою мөмкинлеге тудырды.
«Бу көнне һәрберебез үзен патшаларча хис итте. Безгә көне буе бәхет, җылылык, кайгырту һәм игътибар бүләк иттеләр. Шушы көннән соң без балалар бәхетле булсын өчен Әниләрнең дә бәхетле булуы кирәген аңладык!» – дип тәэсирләре белән уртаклашты катнашучыларның берсе.