АНОСЛОВ «Я СМОГУ» («МИН БУЛДЫРА АЛАМ») командасы «Тәгәрмәчләрдә тернәкләндерү үзәге» проекты кысаларында тренажер-машинкаларда ярышлар үткәрде

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

2025 елның 22 маенда Карабаш шәһәр тибындагы бистәсендәге «Нефтьче» спорт-сәламәтләндерү комплексы стадионында тренажер-машинкаларда яки СМОГУкарда ярышлар узды. Ярышларны «Тәгәрмәчләрдә тернәкләндерү үзәге» проекты кысаларында «Я СМОГУ» («МИН БУЛДЫРА АЛАМ») АНОСЛОВ командасы үткәрде. Бу юлы анда Татарстан Республикасы Бөгелмә районының Карабаш шәһәр тибындагы бистәсе халкы катнашты. 

Хәзерге вакытта нәкъ менә монда автор тренажерлары урнаштырылган мобиль тернәкләндерү комплексы урнашкан, шулар арасында тренажер-СМОГУкар да. 2 ай дәвамында комплекс ишеге хәрәкәт активлыгын яхшыртуга мохтаҗ барлык теләүчеләр өчен дә ачык, алар, әлбәттә, аннан бик теләп файдаланалар.

Тренировкалар Ильясовның берничә аппаратында фургонның үзендә дә, аның тирәсендә дә уза – ачык һавада СМОГУкарда, күчмә тренажерда куалар, анда утыргыч урынына – ат ияре. Күнегүләр  моның белән генә тәмамланмый, оline-элемтә аша алар өйдә дә дәвам итә. Катнашучылар фургонда спорт инвентаре белән дәресләр вакытында нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәтәләр һәм өйдә шөгыльләнү өчен үз күнегүләрен уйлап табалар.

Саф һава, катнашучыларның тырышлыгы, дәвалау физик культурасы инструкторы Д.Д. Хәертдинованың индивидуаль якын килүе һәр катнашучыга үз файдасын бирде. Нәтиҗә үзен озак көттермәде! СМОГУкарда спорт бәйрәме уңышлы узды! Майның җылы көнендә, табигать кочагында бик күңелле үтте.

Һәрбер ярышучы теркәлү вакытында үзе өчен мөһим булган, аны ерактан күрергә мөмкинлек бирә торган номер алды. Барысын да көткән арада ут чәчеп биергә дә өлгерделәр.

Традиция буенча ярышлар  ачылу тантанасыннан башланып китте. Бөгелмә муниципаль районының «Карабаш шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге Башлыгы И.И. Җәләев катнашучыларны сәламләде. Аңа «Нефтьче» спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры И. Л. Ионов та кушылды.

Аннары «Тәгәрмәчле тернәкләндерү үзәге» проекты җитәкчесе М.М. Ильясовка сүз бирелде. Марат барлык катнашучыларга да уңышлар теләде, аннары И.И. Җәләевка, И. Л. Ионовка, Д.Д. Хәертдиновага һәм «Бөгелмә үзәк район хастаханәсе»  Карабаш табиб амбулаториясе мөдире, табиб-терапевт А.М. Сафинага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Аннары СМОГУкарда узышлар башланды. Катнашучылар көчле сыбызгы тавышы һәм кызыл флаг селтәү буенча старт алдылар һәм финишка кадәр барып җиттеләр, анда аларны кулларына секундомер һәм протокол тоткан хөкемдар көтеп тора иде. Балаларга плакатлар тоткан туганнары һәм якыннары, килгән кунаклар көч биреп торды.

Бүләкләү тантанасы шулай ук музыкаль булып чыкты. Реабилитантларның берсе, атаклы баянчы, татар телендә матур җыр башкарды. Барлык катнашучылар да истәлекле дипломнар, СМОГУкар сурәте төшерелгән значоклар, «Я СМОГУ» («МИН БУЛДЫРА АЛАМ») фирма брелогы һәм Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәре «Галактика» бизнес-берләшмәсе эшмәкәрләреннән татлы приз белән бүләкләнде.

Бәйрәмне үткәрүдә Ф.М. Салихов җитәкчелегендәге «Благодарение» («Рәхмәт белдерү») хәйрия фонды яшь волонтерлары ярдәм итте.

Проект Президент грантлары Фонды биргән Россия Федерациясе Президенты грантыннан файдаланып гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International