Казан шәһәренең «Просто Другие» аутистик спектрда бозылулар булган инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү җирле шәһәр иҗтимагый оешмасы инде өченче ел «Путешествия без границ» проекты кысаларында хыялларны тормышка ашырырга ярдәм итә. Аны оештыручылар һәр яңа сәфәр саен аутизмлы балаларга дөньяны күрү, төрле мәдәниятләр белән танышу һәм яңа тәэсирләр алу өчен мөмкинлекләр булдыруның мөһимлеген аңлый.
Һәр сәяхәт, һәр яңа урын – яңа офыклар гына түгел, ә әлеге гаҗәеп балалар өчен үз потенциалын ачу, дуслар табу һәм үзләрен җәмгыятьнең бер өлеше итеп тою мөмкинлеге дә ул. «Просто Другие» аутистик спектрда бозылулар булган инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү җирле шәһәр иҗтимагый оешмасы Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләренә сәфәрләр оештыра алды, ә быел инде 51 бала Сочи шәһәрендә булып кайтты.
Казан шәһәренең «Просто Другие» аутистик спектрда бозылулар булган инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү җирле шәһәр иҗтимагый оешмасы проектка булышучы һәм балалар тормышында шатлыклы вакыйгалар тудыручы һәркемгә рәхмәт белдерә.
Сәфәр турында кечкенә генә бер ролик: https://vk.com/video-112432574_456239098