Әни, әти, мин – спорт гаиләсе!

2025 елның 27 мае, сишәмбе

21 майда Баулының «Нефтьче» бассейнында эстафета формасында күңелле гаилә йөзеше узды. Аның активистлары АНОСЛОВ «Я СМОГУ» («МИН БУЛДЫРА АЛАМ») тарафыннан 2024 елның октябреннән гамәлгә ашырыла торган «Әни белән барысы да мөмкин!» проектында катнашучылар.

Гаиләләр төрле мавыктыргыч ярышларда үзара ярышты. Кемдер ластлар (аяклар өчен йөзгечләр) ярдәмендә йөзү тизлеген арттырды, кемдер бөтен гаиләсе белән нудлга иярләде һәм аяклары белән актив иште, кемдер йөзү тактасында бер стакан су китерергә тырышты, ә кемдер дәресләр вакытында ирешкән осталыгын күрсәтте – аркада, су астында йөзү.

Өлкәннәр дә, балалар да бик теләп катнашты, әтиләр дә читтә калмады. Әти белән әни  янәшәдә булганда барысын да булдырырга мөмкин бит! Гаиләләр бердәм рәвештә куелган бурычны үтәделәр: дәрт, күңелле чыр-чу, дулкыннар белән ярышу катнашучыларда әйтеп бетергесез уңай хисләр тудырды. Төрле спорт кораллары: кыршаулар, такталар, ластлар, нудллар, коткару түгәрәкләре, туплар күренеп тора иде – барысы да  ярышучыларның кулларында уйнап торды.

Катнашучылар бу ярышка 8 ай дәвамында әзерләнделәр: тренер В.В. Зарытова җитәкчелегендә коры җирдә һәм суда йөзү техникасына өйрәнделәр, инструктор-тренер Э. Р. Миназова белән дәртләндергеч музыкага аквааэробика белән шөгыльләнделәр, «Я СМОГУ» («МИН БУЛДЫРА АЛАМ») үзәгендә проект җитәкчесе һәм дәвалау физик культурасы инструкторлары Т. М. Капитонова һәм Г. А. Ермолаева ярдәмендә Ильясовның автор тренажерларында хәрәкәт күнекмәләрен яхшырттылар, 

Ярышуларга карамастан, һәркем үзен җиңүче итеп тойды, чөнки үз-үзен җиңде. Шулай итеп, эстафета нәтиҗәләре буенча түбәндәге кызыклы номинацияләрдә чемпионнар барлыкка килде: «Быстрые ласты» («Җитез ластылар»), «Полосатый рейс» («Буй-буй рейс»), «Ледокол» («Бозваткыч»), «Ты – морячка, я – моряк» («Син – диңгезче кыз, мин – диңгезче егет»), «Летающий дельфин» («Оча торган дельфин»), «Лучшая улыбка под водой» («Су астындагы иң яхшы елмаю») һәм башка бик күп  номинацияләр – һәр гаилә үзенчәлекле ягын күрсәтә алды.

Гаиләләр матур истәлекле кубоклар, медальләр, дипломнар һәм бергәләшеп чәй эчү өчен татлы приз белән бүләкләнде. Безнең яшь катнашучыларыбыз, кулларына беренче бүләкләрен алганда бик  шатландылар.

АНОСЛОВ «Я СМОГУ» («МИН БУЛДЫРА АЛАМ») Н.В. Долгушев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Баулы районының «2 нче номерлы урта мәктәбе» коллективына катнашучыларга суда күнегүләр ясау мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт белдерә, ә «Татнефть» хәйрия фонды җитәкчелегенә шундый сөенечле мизгелләр бүләк итүләре, сәламәтлекләрен ныгыту һәм бер-берсенә бераз якынайту мөмкинлеге биргән өчен рәхмәтләрен җиткерәләр.

Проект «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыяте грантын кулланып гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International