«Дөньяны мәрхәмәтлерәк һәм яхшырак итүчеләрнең барысына да рәхмәт!» – бу 23 майда Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында узган «Ата-аналар рәхмәте» инвалид балаларның һәм ата-аналарының Бөтенроссия оешмасы (ВОРДИ) премиясе финалының девизы булды. Ата-аналар бергәлеге вәкилләре бик көткән искиткеч яхшы атмосфералы тәэсирле, масштаблы чара. Бу премия балалар һәм аларның гаиләләре мәнфәгатьләре өчен чын күңелдән җан атып йөргән кешеләрне олылап рәхмәт белдерү, шулай ук үзара хезмәттәшлекне ныгыту, аларны һәм тирә-юньдәгеләрне киләчәктә игелекле эшләргә һәм хезмәттәшлеккә рухландыру мөмкинлеге.
«Ата-аналар рәхмәте» премиясе 2019 елда үз мәнфәгатьләрен яклауга мохтаҗ булган, менталь һәм башка төрле тайпылышлары булган 18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балаларның һәм ата-аналарының Бөтенроссия оешмасы (ВОРДИ) тарафыннан гамәлгә куелган. Быел федераль турның 70 лауреаты (63 төбәк этаплары җиңүчесе һәм 7 номинант) Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында бүләкләү тантанасында очраштылар. Чараның бәйрәм программасын Россия Федерациясенең халык артисты Диана Гурцкая һәм аның шәкертләре – социаль интеграция үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең чыгышы бизәде.
«Балалар инвалидлыгы өлкәсендә дәүләт карарларын кабул итүдә ярдәм иткәне өчен» Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүләкләнде. Бүләкне Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе рәисе Елена Тополева-Солдунова тапшырды.
Татарстан Республикасы инвалид балаларның һәм ата-аналарының Бөтенроссия оешмасы (ВОРДИ) рәисе Гадел Заһретдинов билгеләп үткәнчә: «Бу бүләк – Эльмира Әмир кызының казанышларын тану гына түгел, ә Татарстаныбыз өчен горурланырлык сәбәп тә. Без республиканың системалы эшләве гаиләләрнең тормышын яхшы якка үзгәртүен күрәбез, һәм бу безне алга таба барырга дәртләндерә!»
Шулай ук 2025 елның 22 маенда Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында тантаналы шартларда региональ дәрәҗәдә инвалид балаларның һәм ата-аналарының Бөтенроссия оешмасының (ВОРДИ) иң яхшы региональ һәм җирле бүлекчәләре, шулай ук ВОРДИ активына бүләкләр тапшырылды.
ВОРДИ төбәк оешмасы Советы «Актив җәмәгать эше алып баруы, инвалид балаларның һәм ата-аналарының Бөтенроссия оешмасын региональ дәрәҗәдә үстерүдә шәхси өлешен керткән өчен» рәхмәт хатлары белән бүләкләде:
– Заһретдинов Гадел Линнар улы, Татарстан Республикасы ВОРДИ төбәк оешмасы Рәисе
– Богданова Алсу Хафиз кызын, Татарстан Республикасы ВОРДИ төбәк оешмасы идарәсе әгъзасы
– Агадуллина Чулпан Фәндил кызын, Татарстан Республикасы ВОРДИ төбәк оешмасы идарәсе әгъзасы



