Яңа гасыр телерадиокомпаниясе Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган оешмаларының Интеллектуаль Сабан туен уздыру турында видеорепортаж тәкъдим итте

2025 елның 23 мае, җомга

Яңа гасыр телерадиокомпаниясе «Новости Татарстана» программасында Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган оешмаларының Интеллектуаль Сабан туен уздыру турында видеорепортаж тәкъдим итте – https://vk.com/video-28339705_456239482

Татарстан Республикасы Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар остазлык мәктәбен тәмамлаучылар фикеренә караганда, икенче курс аларга идарә итү компетенцияләрен өйрәнергә генә түгел, ә белем бирү курсын оештыручылар мисалында аларны гамәлгә кертүнең актив формалары белән танышырга да мөмкинлек бирде.

Ак Барс банк корпоратив университеты проектында катнашучыларга һәм бизнес-тренерларга рәхмәт белдерәбез.

***

Программа Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Cоциаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе тарафыннан «АК БАРС» банкы гавами акционерлык оешмасы корпоратив университеты һәм «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды белән берлектә эшләнгән. Партнерлар: «Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар белән эшләү буенча Республика вузара үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, «Шәһәр мәгариф үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе. Проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә бирелгән Татарстан Республикасы Рәисе гранты акчаларына гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International