8 майда Казанның Бауман урамы, 54/10 адресы буенча урнашкан «СВОи» музеенда «Непокоренный Донбасс» стеласы ачылды. Вакытлыча арт-объект урнаштыру Россия халыкларының бердәмлеген һәм Татарстанның тарихны саклауга керткән өлешен ассызыклаячак.
«СВОи» музее махсус операциягә, аның тарихына, катнашучыларына һәм хәрби техникага багышланган. Музейда төрле темаларга күргәзмә залларын күрергә була: окоплар, Донецк, дроннар, бункер, хәрби кампанияләр, волонтерлар, медицина һәм дан залы.
Ачылыш тантанасында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының I нче урынбасары Әхмәдуллин Айрат, ТР һәм РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова, «Фронтовые перевозчики» хәйрия фонды рәисе, СВО волонтеры Андрей Мишенькин, Югары Ослан районының Введенский Бистәсе авыл җирлеге башлыгы һәм «Фронтовые перевозчики» хәйрия фондына нигез салучы Дмитрий Морозов чыгыш ясады.
Ачылу тантанасында «Россия Казачествосы» оешмасының ТР буенча бүлекчәсе казаклары чыгыш ясады һәм есаул, автор-башкаручы Рөстәм Жига җырлады.
«Непокоренный Донбасс» стеласы арт-объект булды. Һәйкәл эретелгән гильзалардан эшләнгән.
«Миндә шатлык һәм горурлык хисе ташый, шул ук вакытта булачак бәйрәм алдыннан кайгы да биләп ала. Мин Ватанны саклаучыларыбызга рәхмәт белдерәм һәм аларны яратам. Мин барыгызга да тыныч күк йөзе телим», - дип билгеләп үтте Ольга Павлова.