Безнең кайсыбыз хәзер фотоларны кәгазь фотоальбомда саклый һәм бу традицияне буыннан буынга тапшыра?
Моның белән хәзер, иске традицияләрне яңартып, «Әни белән барысы да мөмкин!» проектында катнашучылар — ата-аналар һәм балалар актив шөгыльләнә.
Алар Ильясов тренажерлары һәм су процедуралары ярдәмендә физик сәламәтлекне ныгытып кына калмыйлар, боларның барысын да фотографияләрдә һәм видеоларда төшереп калырга да өлгерә.
Видеоархивлардан киләчәктә гаиләнең проектта катнашуы турында искиткеч кыска метражлы фильмнар барлыкка киләчәк, ә фотосурәтләрне алар альбомга туплыйлар.
Фотокарточкалар салынган конвертларны кулларына алганда, катнашучылар кызыксынып аларга карыйлар, елмаялар, гаҗәпләнәләр, көләләр.
Ата-аналар һәм балалар күп вакытларын мавыктыргыч шөгыль артында үткәрәләр: башта төсле фотосурәтләр сайлыйлар, аннары әзер фотосурәтләрне кисеп урнаштыралар, проект вакыйгаларын искә алып истәлекле язулар язалар. Монда моторика да, каллиграфия дә, хәтер дә, хис-кичерешләр дә, олыларның һәм балаларның эчке дөньясы да бар.
Һәр фотография – ул бәхетле мизгелне хәтерләтә торган зур булмаган тарих. Мондый шөгыльләр, һичшиксез, бердәм итәләр, гаиләләрне берләштерәләр, яңа уртак ял формалаштыралар.
Проект «Татнефть» ПАО грантын кулланып гамәлгә ашырыла.



.jpg)

