Президент грантлары фонды «Тормышка юл» менталь үсешенә зыян килгән кешеләр өчен укыту-тренировка фатиры» проектын Россиянең иң яхшы 100 проекты исемлегенә кертте
Ябык тавыш бирү этабында проектны безнең тавышлар һәм комментарийлар белән хуплау кирәк.
Моның өчен:
1. Созидатели порталында әлеге сылтама буенча теркәлегез:
https://www.sozidateli.ru/auth?tab=registration
2. «Тормышка юл» менталь үсешенә зыян килгән кешеләр өчен укыту-тренировка фатиры» проектны масштаблау һәм үстерү проектына тавыш бирү өчен, әлеге сылтама буенча күчегез:
3. Проектның эчтәлеге белән танышыгыз һәм проект тасвирламасының уң ягында «Бәяләргә» дигән кызгылт-сары төймәгә басыгыз
4. Тәкъдим ителгән исемлектән проект өчен бәяләүне сайлап алыгыз һәм үз бәяләмәгезгә комментарий языгыз.
Мәсәлән, проект балаларга үсәргә һәм файдалы күнекмәләр алырга ярдәм итә, проект балалар өчен кирәк дип язарга мөмкин.
5. «Расларга» төймәсенә басыгыз.
Тавышыгыз һәм проектны хуплавыгыз өчен рәхмәт!