«БЕЗ БЕРГӘ!» Татарстан Республикасының балаларны тәрбиягә алу Төбәк иҗтимагый оешмасы Лениногорскның тәрбиягә бала алган гаиләләр клубында грант проектын тәмамладылар

2025 елның 28 феврале, җомга

28 февраль көнне «БЕЗ БЕРГӘ!» Татарстан Республикасының балаларны тәрбиягә алу Төбәк иҗтимагый оешмасы Лениногорскның тәрбиягә бала алган гаиләләр клубында грант проектын тәмамлады һәм сәхнәдә йомгаклый торган мода күрсәтүне оештырды.

Проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Президент грантлары Фонды биргән Россия Федерациясе Президенты гранты акчаларын кулланып гамәлгә ашырылды.

Бүлеп бирелгән акчалар ярдәмендә кирәкле җиһазлар сатып алынды, һәм Лениногорск районының тәрбиягә алган гаиләләр клубында «Алтын җеп» иҗат остаханәсе эшли башлады.

Грамоталы педагог җитәкчелегендә кызлар Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның (татар, рус, чуаш, мари, башкорт, мордва) 6 пар милли киемнәрен тектеләр.

Опекуннар һәм тәрбиягә алган ата-аналар да үз балаларының иҗатына бик теләп кушылдылар. Кемдер бала чакта ук тегәргә өйрәнергә хыялланган булган һәм, ниһаять, аларның хыяллары тормышка ашты.

Лениногорск тәрбиягә бала алган гаиләләр клубының тегү остаханәсенә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International