ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чарада катнашты

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

4 октябрьдә Яр Чаллыда Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Орган залында узган тантанада Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты. 

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан вәкил буларак ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин катнашты.

Махсус күргәзмәдә республика машина төзелеше предприятиеләре продукциясе тәкъдим ителде. Кунаклар үзбушаткычларны, «КАМАЗ» тракторларын һәм автобусларын, «Ансат» вертолетын, «МТЗ Татарстан» тракторларын, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасын, пилотсыз очкыч аппаратларны, электр зарядлау станциясен, вакуум насосларын һәм башкаларны карап чыктылар.

Чарада катнашучыларны сәламләп, Антон Алиханов машина төзүчеләрнең ил үсешенә керткән өлешләрен югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге тармак Россиядә 4 миллионга якын кешене берләштерә. «Хәзер безнең икътисадның барлык өлкәләре дә машина төзүчеләрнең уңышлы эшләвенә, чит ил җиһазларын, техниканы, комплектлаучы детальләрне ничек тиз алыштыра алуыбызга бәйле. Биредә сез Татарстанда самолетлар да, вертолетлар да, автомобильләр дә, авыл хуҗалыгы техникасы да төзисез, алардан башка безнең агросәнәгать комплексын үстерү мөмкин түгел. Республиканың бу секторны үстерүгә биргән игътибары, әлбәттә, ихтирам уята», - дип билгеләп үтте Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.

«Яхшы традиция бар - Машина төзүчеләр көнен без Яр Чаллыда, илнең эре машина төзелеше үзәгендә билгеләп үтәбез. Монда безнең төп машина төзелеше егәрлекләре тупланган. Тармак лидерларының берсе - „КАМАЗ“ компаниясе. Бүген 2,5 миллионынчы йөк автомобилен чыгару уңаеннан тантаналы чара узачак. Машина төзүчеләребезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барлык авырлыкларга да карамастан, республика уңышлы үсә. Безнең команда көчле, традицияләребез яхшы. Ил җитәкчелегенә, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан коллегаларыбызга даими игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт сүзләрен белдерәм», - диде Рөстәм Минңнеханов. 

Сергей Когогин ассызыклаганча, Татарстан машина төзүчеләре тармак алдында дәүләт башлыгы билгеләгән барлык бурычларны да хәл итә. «Без барыбыз да үз һөнәребез белән горурланабыз. Махсус хәрби операция бара. Безнең беребез дә качмады, алдыбызга куелган барлык бурычларны хәл итәбез. Без сынатмаячакбыз», - дип өстәде «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры.

«Республикабызның шәһәр һәм район башлыклары исеменнән машина төзүчеләрнең зур гаиләсенә олы рәхмәт әйтәсем килә. Сез бурычларны нәтиҗәле, яхшы һәм намуслы башкарып кына калмыйсыз, сез әле безнең ил иминлеге өчен тырышып эшләүче ышанычлы партнерларыбыз да.», - диде Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев. 

Аннары машина төзелеше комплексы вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды, шулай ук хезмәт династияләрен билгеләп үттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International