Казанда Укытучылар көне уңаеннан тантаналы кабул итү булды

2024 елның 5 октябре, шимбә

Педагогларны һәм остазларны хөрмәтләүдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, министрлыклар һәм ведомстволар, депутатлар корпусы вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан вәкилләр буларак республика Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Асия Тимирясова, Мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге комиссиясе рәисе һәм әгъзалары Тамара Федорова һәм Елена Скобельцина, ТР Иҗтимагый палатасының мактаулы әгъзасы Римма Гыйльмеева һәм палата эксперты Анфиса Җәләлова катнашты.

«Республика җитәкчелеге киләчәктә дә педагог хезмәтенә аерым әһәмият бирәчәк, эш өчен уңайлы шартлар тудырачак. Мәгариф системасын нәтиҗәле үстерү, мәгариф оешмаларын модернизацияләү һәм заманча җиһазландыру – дәүләт сәясәтенең өстенлекле бурычлары», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе үзенең бәйрәм мөрәҗәгатендә. Ул барлык укытучыларга рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек, иминлек һәм яңа иҗади уңышлар теләде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында 77 мең педагог хезмәткәр эшли, шуларның 36 меңнән артыгы мәктәп укытучылары, 20,6 меңгә якыны - балалар бакчалары тәрбиячеләре, 7 меңнән артыгы - өстәмә белем бирү үзәкләрендә педагог һәм 11,5 меңнән артыгы - һөнәри белем бирү учреждениеләрендә производствода укыту осталары. Укытучылар көне – педагоглар өчен генә түгел, ә аларның тәрбияләнүчеләре, ата-аналар бергәлеге, остазларын рәхмәт белән искә алучылар өчен дә бәйрәм.

Чарада укытучыларга карата бик күп яхшы сүзләр әйтелде. Республиканың иң яхшы педагоглары дәүләт һәм ведомство бүләкләре һәм рәхмәт хатлары алдылар. Тантаналы кабул итү бәйрәм концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International