ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова Казан Суворов училищесына ГТО күчмә байрагын тапшырды

2024 елның 13 сентябре, җомга

Казан суворов хәрби училищесы суворов училищелары һәм кадет мәктәпләре арасында күчмә ГТО байрагына ия булды. «Бердәм Россия»нең «Балалар спорты» проекты кысаларында узган тантаналы чарада байракны училище башлыгы генерал-майор Валерий Миронченкога ГТО илчесе, Россиянең атказанган тренеры, Татарстанда «Балалар спорты» проекты координаторы, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова тапшырды.

Шулай ук чарада курсантларга алтын аерылып тору билгеләре тапшырылды.

«Казан Суворов училищесы курсантлары баштан ук ГТО комплексы нормативларын тапшыруда иң актив катнашучыларның берсе иде. Комплексны тапшырудагы уңышлары белән генә түгел, спорт өлкәсендәге зур казанышлары белән дә алар күчмә байракка ия булуга лаек булдылар. Казан училищесында һәрвакыт көчле спорт рухы тәрбияләнде һәм ныклы спорт традицияләре булдырылды. Курсантларга яңа спорт казанышлары һәм җиңүләр телим», – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Ольга Павлова.

Шулай ук тантаналы чара кысаларында СВО ветераннарының Бөтенроссия берлеге тарафыннан Казан Суворов училищесы музеена  махсус хәрби операция экспонатлары (квадрокоптерлар, идарә панельләре, хәрби киемнәр) тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International