Мәдәни инициативалар Президент фондының 2025 елгы беренче грант конкурсына гаризалар кабул итү бара

2024 елның 16 августы, җомга

10 сентябрьгә кадәр мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларга ярдәм итүгә Мәдәни инициативалар Президент фондының 2025 елгы беренче грант конкурсының заявка кампаниясе бара.

Конкурста катнашучыларга карата таләпләрнең тулы исемлеге конкурс турындагы Нигезләмәдә китерелгән.

Конкурста катнашучылар була алучылар:
 Дәүләт учреждениеләреннән, дәүләт корпорацияләреннән, дәүләт компанияләреннән һәм сәяси партияләрдән тыш коммерциягә карамаган оешмалар
- Коммерция оешмалары
- Шәхси эшмәкәрләр
- Муниципаль учреждениеләр һәм предприятиеләр, муниципаль казна учреждениеләреннән тыш

Конкурска мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән проектлар түбәндәге тематик юнәлешләрнең берсенә туры килергә тиеш:

- Нация созидателей
- Культурный код
- Молодые лидеры
- Место силы
- Великое русское слово
- Я горжусь
- История страны / Вехи
- Многонациональный народ
- Мы вместе

Тулырак мәгълүмат: https://фондкультурныхинициатив.рф/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International