Гаилә сменасы – кайнар линия нәтиҗәләре буенча барлыкка килгән традиция

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

Үзенчәлекле балалар һәм аларның әниләре өчен көндезге гаилә сменасы 2024 елның 17 июленнән 23 июленә кадәр «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды ярдәмендә «Ярдам-помощь» хәйрия фонды комплексы базасында узды.

Смена кысаларында 15 гаилә өчен «ДАН» инклюзив комплексында дәвалау-физкультура дәресләре, дендрарийга, тәвә кошы фермасына, контакт һәм традицион зоопаркка бару, иҗат буенча мастер-класслар, ата-аналар өчен психолог һәм юрист лекцияләре һәм консультацияләре оештырылды. Кире элемтә барышында ата-аналар әлеге сменаларны квартал саен тулы канлы ял итү һәм кабат эшләтеп җибәрү өчен үткәрергә теләк белдерделәр.

Белешмә өчен: әлеге проект Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерциягә карамаган секторны үстерү комиссиясе инициативасы белән икенче ел гамәлгә ашырыла. Мондый проектларны булдыруга җәмәгатьчелек ихтыяҗы 2023 елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча үткәрелгән кайнар линия кысаларында ачыкланды.

Проектта шулай ук «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы да катнаша, ул барлык уку каникуллары чорында шундый сменалар оештыра. Әйтик, быел кышкы каникул чорында – 2 смена, көзге һәм язгы каникулларда – 1 смена, ә җәйге каникулларда 4 смена узды һәм, 15 гаиләне колачлап, өстәмә 5 смена үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International