ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин Татарстан Федераль суд приставлары идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышында катнашты

2024 елның 23 июле, сишәмбе

23 июльдә Татарстан Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Очрашу ведомство башлыгы Айрат Шәфигуллин рәислегендә Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлева, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары, Совет рәисе Мөнир Гафиятуллин катнашында узды. Утырышның төп темасы төбәктә туризмны үстерү булды.

Төп докладчы Сергей Иванов булды, ул республикада туристлык тармагы үсешенең төп юнәлешләрен тәкъдим итте, Татарстанның туристлар агымы буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингында 2023 ел йомгаклары буенча 4,2 млн кеше күрсәткече белән 6 нчы урынны алып торуын ассызыклады. 2030 елга туристлар агымын 2 тапкырга арттыру зарур булуы тармак өчен төп максат булып санала. Шул ук вакытта бу күрсәткечкә ирешүдә номерлар фондының артуы мөһим фактор булачак, бу республика башкаласында җир җитмәү проблемалары белән бәйле.

Татарстан Республикасында кунакчыллык тармагының үсеш перспективалары турында «Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы отельләре ассоциациясе» коомерцияле булмаган оешмасының башкаручы директоры, совет әгъзасы Александра Юшутина сөйләде, Казанда номерларга бәяләр үсеше башка чагыштырырлык шәһәрләрдә әлеге күрсәткечнең үзгәрүеннән артмавын билгеләп үтте. Шул ук вакытта уңайлырак булган апартаментларның «соры базарын» җайга салу зарурлыгы, шул исәптән хезмәт күрсәтүнең түбән үзкыйммәте белән бәйле (куркынычсызлык буенча таләпләр куелган кунакханәләр белән чагыштырганда) проблемалар күтәрелде.

Рестораторларның эше һәм аларны үстерү проблемалары турында Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең башкаручы директоры, совет әгъзасы Галина Шәрәфетдинова сөйләде. Аерым алганда, салым салу буенча ташламалар кертү, шулай ук яңа төзелә торган биналар җәмәгать туклануы предприятиеләренең беренче катларында урнаштыру өчен кирәкле таләпләрне алдан ук күздә тотсын өчен төзелеш нормаларын үзгәртү турында тәкъдимнәр яңгырады.

Кунакчыллык тармагы буенча фикер алышу «Казан сувенир компаниясе» ҖЧҖ башкаручы директоры, совет әгъзасы Вячеслав Вдовин чыгышы белән тәмамланды, ул туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстергәндә төрле тармакларда алына торган нәтиҗәләргә анализ ясап, сувенир продукциясе җитештерүчеләргә игътибарны юнәлтте. Әйтик, докладчы ОКВЭДлар исемлеген киңәйтүне, халык кәсепләренең сувенир продукциясен җитештерүчеләр өчен аерым күрсәткеч кертү әһәмияткә ия дип саный, бу исә аларны мәҗбүри маркировкалаудан азат итәргә һәм көндәшлеккә сәләтлелекне арттырырга һәм, заманча милли кием һәм милли колоритлы аяк киеме җитештереп, үз җитештерүен киңәйтергә мөмкинлек бирер иде.

Утырышка йомгак ясап, Совет рәисе Мөнир Гафиятуллин билгеләп үткәнчә, кунакчыллык һәм туризм базары мәсьәләләрен карау кызу бәхәс уятты һәм карала торган проблемаларның бер өлешен хакимият органнары белән аерым очрашуда карарга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International