«Әлбәдән-2024» тарихи реконструкция фестивале

2024 елның 18 июне, сишәмбе

«Әлбәдән» тарихи реконструкция фестиваленә чакырабыз

 Кайчан? – 2024 елның 22-23 июне
 Кайда? – ТР Питрәч районы, Әлбәдән авылы

Фестивальдә сезне түбәндәгеләр көтә:
✦ сугыш чоры техникасы, авиация һәм кавалерия җәлеп ителәчәк 3 тарихи реконструкция;
✦ көчле һәм тәэсирле пиротехник эффектлар;
✦ тарихи интерактив мәйданчыклар һәм мастер-класслар зонасы эше;
✦ "Оборонага әзер!" квесты, "Ворошилов укчысы" конкурсы;
✦ бабаларыбыз сугышкан тарихи корал макетларыннан ату;
✦ тематик лекцияләр;
✦ патриотик җырны иң яхшы башкаручыларның чыгышлары;
✦ Бөек Ватан сугышы чорындагы корал, орден һәм медальләр, көнкүреш әйберләре күргәзмәләре;
✦ тематик сувенир кибетләре;
✦ гастрономик зона;
✦ төн куну өчен кемпинг;
✦ фотозоналар.

Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган фестиваль вакыйгалы туризм өлкәсендә «Russian Event Awards» Халыкара премиясе экспертлары фикеренчә Россиядә иң масштаблы вакыйга, иң яхшы тарихи чараларның берсе булып тора.

Бу вакыйга нәтиҗәсендә Брест крепостенең соңгы яклаучысының батырлыгы турында Татарстаннан һәм Россиянең якын төбәкләреннән 50 000нән артык кунак белгән. Тарихны һәм аның геройларын белү илнең мәдәни мирасының үлчәме булып тора.

➤ Текст форматында расписание:
https://disk.yandex.ru/i/u_ZH9NOXXeb-ew

➤ Фестивальнең пресс-релизы:
https://disk.yandex.ru/i/yMeGFbrCB2P5SA

➤Ике көнгә дә вакыйгалар афишасы:
https://disk.yandex.ru/i/qepvRd9x9J5rhQ
https://disk.yandex.ru/i/tAWae_DymsfZiA

Фестивальнең оештыручылары:
   - Питрәч районы Башкарма комитеты
,
   - «Татарстан Республикасының Питрәч якташлыгы» иҗтимагый оешмасы
,
   - ВИК «Витязь», Казан шәһәре.

 

Фестиваль партнерлары:

- Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы;

- Казан югары танк командалы Кызыл байраклы, Жуков орденлы училищесы;

- Татарстан Республикасы Милли музее;

- ИП Муллагалиев;

- АО «Татмедиа»;

- РВИО төбәк бүлекчәсе;

- Казан шәһәре «Витязь» хәрби-тарихи клубы;

Питрәч ДОСААФ РТ бүлекчәсе.

   
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Мәдәни инициативалар Президент фонды, «Беренчеләр хәрәкәте» РДДМ, Татарстан Республикасы Питрәч районы башлыгы ярдәме белән узачак.

   

Фестиваль, аның мәйданчыклары эше, программасы, активлыгы турында тулы мәгълүмат - «Әлбәдән» тарихи реконструкция фестивале төркемендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International