Владислав Гриб, Александр Терновцов һәм Тимур Какохо «Берләшмә» форумы гражданнарының мөрәҗәгатьләрен кабул итүне башлап җибәрделәр

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Быел Иркутск шәһәрендә «Берләшмә» форумында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү бүлмәсе эшли. Теләге булган һәркем Иҗтимагый палатага мөрәҗәгать итә һәм юридик консультация ала алачак.

Шулай ук кабул итү бүлмәсен ачуда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый контроль буенча комиссиясе рәисе Тимур Какохо  «ЮрСервисы» чат – боты проектын тәкъдим итте.

«ЮрСервисы» @PravoChatbot – беренчел бушлай юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый белем бирү платформасы.

Россия юристлар ассоциациясе әгъзалары – Татарстаннан практик юристлар-чат-бот өчен популяр сораулар – җир буенча бәхәсләр, юл-транспорт һәлакәтләре вакытында эш итү тәртибе, бинаны үзгәртеп планлаштыру һ. б. буенча чек-листлар әзерләгән.

Тулырак бушлай консультация сорап белгечләргә шәхсән мөрәҗәгать итәргә мөмкин: https://t.me/PravoChatbot

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International