СО НКО остазлык мәктәбе икенче укыту модуленең өченче онлайн-тренингын үткәрде

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

14 мартта Татарстан Республикасының гаиләләргә юнәлтелгән коммерцияле булмаган оешмалары җитәкчеләре өчен дистанцион форматта СО НКО остазлык мәктәбенең белем бирү программасының өченче тренингы узды.

Катнашучылар традицион рәвештә Тренинг-Спейс платформасында очраштылар, анда ПАО «АК БАРС» БАНК Корпоратив университетының бизнес-тренеры, икътисад фәннәре кандидаты Әлфия Сафина җитәкчелегендә менеджментта контроль төшенчәсен, контроль объектларын һәм төрләрен өйрәнделәр. Катнашучылар хезмәткәр белән әңгәмә алгоритмын тикшерделәр һәм моны практикада эшли алдылар, бүлек җитәкчеләренең хаталарын табып, кейсларны чиштеләр, хезмәткәрләр белән эшләгәндә кирәкле сорауларны һәм кире элемтә максатларын өйрәнделәр.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе рәисе, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева фикеренчә: «Коллектив хезмәттәшлек вакытында җаваплылык диффузиясе куркынычы зур. Максатларга ирешү өчен оешма тарафыннан операцион планлаштыру вакытында, чикләнгән ресурсларга ия булып, хисап бирүнең вакытын һәм вакытлылыгын раслау белән аңлаешлы һәм ачык контроль системасын төзү мөһим.

Киләсе, дүртенче дәрестә проектта катнашучылар «Лидер-фасилитатор» темасы белән танышачак. Катнашучыларның уңайлылыгы өчен чараларны үткәрү вакыты килештерелгән һәм аларны тоташтыру мөмкинлеген исәпкә алып сайланган.

Исегезгә төшерәбез, Стратегик идарә буенча белем бирү программасы – «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды һәм «Республика сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү буенча вуз-ара үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган СО НКО Остазлык мәктәбенең пилот проектларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International