Зилә Вәлиева «Җиңү диктанты» мәгърифәтчелек-патриотик акциясендә катнашты

2024 елның 26 апреле, җомга

Бүген Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы тарихын белү буенча иң масштаблы тест - «Җиңү диктанты» мәгърифәтчелек-патриотик акциясе узды. Анда шәхсән дә, дистанцион рәвештә дә диктантпобеды.рф сайтында катнашырга мөмкин иде.

Казан шәһәре Киров районының 137 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылган диктантны оффлайн-язуда өлкән сыйныф укучылары белән бергә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева да катнашты.

Укучылар белән сөйләшкәндә ул Бөек Ватан сугышы еллары, аталарыбыз һәм бабаларыбызның батырлыклары турында истәлекне сакларга мөмкинлек бирә торган мондый патриотик акцияләр үткәрүнең зур әһәмияткә ия булуын һәм яшь буынның «Җиңү Байрагын» лаеклы йөртүенең мөһимлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International