«Казан реабилитация һәм абилитацияне үстерү үзәге» АНО үзәк нерв системасына зыян килгән һәм ДЦПлы 15 баланың хәрәкәт һәм физик активлыгын торгызу, психик сәламәтлеген яхшырту буенча ярты еллык марафонны тәмамлады.
«ВИАР – диңгез» проекты Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирү конкурсында җиңү нәтиҗәсендә узды һәм традицион аквареабилитация программаларына иң яңа VR-технологияләр кертергә мөмкинлек бирде. Виртуаль чынбарлыктагы күнегүләр когнитив һәм хәрәкәт дефициты булган балалар һәм яшүсмерләрдә интеллектуаль һәм мотор функцияләрен үстерүдә сизелерлек реабилитация эффекты күрсәтте.
Үзәк күзәтүләре буенча, VRDiver системасы белән кечкенә пациентларда хәрәкәт амплитудасы 40 – 50% ка арткан, бу гадәти шартларда бик сирәк була. Махсус VR-контент уен формасында - максатка (объектка) таба йөзү, виртуаль барьерларны узып предметлар җыю биремнәрен кушу мөмкинлеген тәэмин итә.