Софья Мостафина Республика Балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентлары өчен әкият укыды

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

2024 елның 26 февралендә «Гаилә бергә» хәйрия фондының Гаилә йортында, «Әкият терапиясе» проекты кысаларында, балалар һәм ата-аналарның барысына да билгеле булган «Бремен музыкантлары» әкиятен искә төшерделәр.

Бүген йортта яшәүчеләрне һәм хастаханә пациентларын Братья Гриммның «Бремен музыкантлары» әкияте белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина таныштырды.

Йортта яшәүчеләр әкиятнең искиткеч дөньясына чумып кына калмадылар, ә аның мөһим әхлакый дәресләре турында да фикер алыштылар. «Бремен музыкантлары» әкиятендә игелек, кыюлык һәм ныклап тырышу тәрбияләнә, шулай ук игелекле эшләр һәрвакыт икеләтә зур шатлык белән кайта дип өйрәтелә.

Софья Мостафина билгеләп үткәнчә: «Әлеге әкиятнең төп мәгънәсе берләшүдә. Берләшкән көч белән теләсә кайсы тауны борып, теләсә кемне, хәтта куркыныч юлбасарларны да җиңеп була. Әкият кыю, тапкыр һәм акыллы булырга өйрәтә.

Казанда Гаилә йортының традицион проекты булган әкият терапиясе белән аның халкы 2016 елда танышкан. Аның инициаторы - ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева. Ул ел саен республиканың социаль учреждениеләрендә проектны тормышка ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International