ТР Иҗтимагый палатасында Фән, мәгариф һәм агарту эшчәнлеге буенча комиссиянең план утырышы узды

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Фән, мәгариф һәм агарту эшчәнлеге буенча комиссия утырышы узды.

«ТР Яшьләр эшләре министрлыгының өстенлекле максатлары һәм бурычлары турында» доклад белән Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының Мәгълүмати-аналитик эш бүлеге башлыгы Гөлнара Сәгыйева чыгыш ясады.

2024 елда Татарстан Республикасында Гаилә елын үткәрү буенча төп чаралар планы, шул исәптән, «Бөтен гаилә белән бергә» проекты турында комиссия рәисе Тамара Федорова сөйләде.

Комиссия әгъзасы Адилә Әхмәтова катнашучылар белән «Югары уку йортының елның яшь укытучысы-2023» республика конкурсының нәтиҗәләре белән уртаклашты.

Утырыш барышында катнашучылар 2024 елда Татарстан Республикасында гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрү планы буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International