Бүген Татарстан Иҗтимагый палатасы Татарстан Республикасында дүртенче сәяси партия – «Гадел Россия – патриотлар – хакыйкать өчен» социалистик сәяси партиясенең төбәк бүлеге белән киләсе өч елга сайлауларны күзәтүнең уртак процедурасы турында килешүгә кул куйды
Җәмәгать эшлеклеләре һәм гадел русиялеләр башта күзәтүчеләрне әзерләүне, ә аннары тавыш бирү көннәрендә күзәтү процедурасын оештыра ала торган якындагы сайлаулар 15-17 март көннәрендә узачак – бу Россия Федерациясе Президентын сайлаулар булачак.
Килешүне имзалар белән Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм «Гадел Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге Советы Рәисе Әлмир Михеев беркеттеләр. Хезмәттәшлек турында документ гражданлык җәмгыяте вәкилләренең якындагы дәүләт башлыгы сайлауларын гына түгел, агымдагы елның сентябрендә Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны, 2025 елда – төбәк башлыгы сайлауларын, ә 2026 елда – Дәүләт Думасына сайлауларны күзәтүдә катнашуын тәэмин итәчәк.
«Бу килешү безнең партия өчен генә мөһим түгел, ул, беренче чиратта, безнең сайлаучылар өчен дә мөһим. ТР Иҗтимагый палатасы белән хезмәттәшлек – узган сайлауларда үзен яхшы күрсәткән гаделлекне, сайлауларның намуслылыгын контрольдә тотуның нәтиҗәле механизмы. Мин март аенда булачак сайлауларда да ул үзен яхшы күрсәтер дип өметләнәм», – дип аңлатма бирде килешүгә кул кую турында Альмир Михеев.
«Гадел Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге Советы Рәисе партиянең Татарстанның барлык сайлау участокларында үз күзәтүчеләренең булуын тәэмин итәргә ниятләвен билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, алар төбәктә 2700 дән артык.
Зилә Вәлиева, үз чиратында, ТР Иҗтимагый палатасы белән сайлау процедурасының ачык, намуслы, үтә күренмәле үтүе һәм шуның белән сайлау нәтиҗәләренең легитимлыгын тәэмин итү белән кызыксынган һәркем хезмәттәшлек итә, дип ассызыклады. Ә сайлау көннәре, дип билгеләп үтте ул, гражданлык җәмгыятенең иң актив чагылышы вакыты, һәм сайлау участокларында барлык законнарны үтәү тәэмин ителүе мөһим.
«Бу эшкә җәмәгатьчеләр дә тотына. Партияләр белән без иң беренче чиратта күзәтүчеләрне әзерләү буенча эшлибез. Партияләрнең һәрвакыт үз тәкъдимнәре бар, шул исәптән положениеләр буенча, күзәтүчеләрне әзерләү буенча. Алар ТР Иҗтимагый палатасында Күзәтүчеләр әзерләү тәҗрибәсе барлыгын өйрәнәләр һәм алардан файдаланалар. Без алар белән тәҗрибә уртаклашырга бик шат. Бу һәрвакыт практика. Мәсәлән, «Гадел Россия»нең күзәтүчеләрне әзерләү барышында соңгы тапкыр үз программасы бар иде, без дә аның белән таныштык – анда кызыклы мизгелләр, аңлатмалы, эшлекле тәкъдимнәр бар иде. Без дә моны һәрчак коралга алабыз», – дип аңлатты Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе.
Узган атнада, Вәлиева искә төшергәнчә, шундый ук килешү ТР Иҗтимагый палатасы һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге, ТР Иҗтимагый палатасы һәм «яңа кешеләр» партиясенең ТР бүлеге, шулай ук «ЛДПР – Россиянең Либераль-демократик партиясе» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге арасында имзаланган. Моннан тыш, ТР Иҗтимагый палатасы берничә иҗтимагый оешма, коммерцияле булмаган сектор вәкилләре белән сайлауларда күзәтүчеләр әзерләү турында килешү имзалады.
Партияләр белән мондый килешүләрне без өч ел элек алдагы электораль (сайлап куелган, Т-и искәрмәсе) циклы. Бу үзара файдалы алмашу иде. Исегезгә төшерәбез, бу эштә катнашырга теләгән гражданнар да ТР Иҗтимагый палатасына шәхси рәвештә мөрәҗәгать итә ала. Күзәтүчеләргә кандидатлар исемлеген актив формалаштыру бара. Бу эшнең елдан-ел күбрәк теләүчеләрне җәлеп итүе сөендерә. Без сайлауларны әзерләү, законнардагы яңалыкларны да беләбез – болар барысы да күзәтүчеләрне әзерләүдә катнашкан палата, иҗтимагый штаб әгъзалары тарафыннан исәпкә алына. Кыскасы, бу уртак һәм бик кызыклы эш. Сайлау көннәрендә без, мөмкин кадәр күбрәк сайлаучыларның участокларга килүе, гражданлык позициясен күрсәтүе һәм барлык законнарның үтәлүе белән кызыксынучы бер команда буларак», – дип ассызыклады Зилә Вәлиева.
Оксана Романова, Татар-информ – https://www.tatar-inform.ru/news/obshhestvennaya-palata-rt-i-spravedlivaya-rossiya-budut-sotrudnicat-nablyudaya-za-vyborami-5934652