ТР Иҗтимагый палатасының Мәгариф, фән һәм агарту эшчәнлеген үстерү буенча комиссиясенең беренче утырышы узды

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

2024 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Мәгариф, фән һәм агарту эшчәнлеген үстерү буенча комиссиянең беренче утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе Тамара Федорова үткәрде.

Комиссия рәисе үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яшьләрнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгытуга аерым игътибар бирергә, традицияләрнең дәвамлылыгын мәдәни агартуга һәм милли мәдәни кодны саклауга ярдәм итәргә кирәк. «Шулай ук – яшьләрдә патриотик кыйммәтләрне формалаштыру, тәрбия эшен камилләштерү, иҗтимагый милли институтларны үстерү буенча эшне дәвам итәргә», – дип өстәде Тамара Федорова.

Утырыш барышында комиссия әгъзалары «Комиссия эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм 2024 елга эш планын раслау турында»; «Татарстан Республикасы Рәисенең патронажы астында гамәлгә ашырыла торган «Елның иң яхшы укытучысы» республика конкурсы турында» һәм башка мәсьәләләрне карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International