Казанда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе узды

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Республика Милли китапханәсендә «2023 елда Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында» темасына Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев һәм башкалар катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан гражданнарның икътисады һәм тормыш-көнкүреш инфраструктурасы мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Айрат Гыймадетдинов катнашты.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев узган елда ведомство эшенең нәтиҗәләре турында төп доклад белән чыгыш ясады. 2023 ел нәтиҗәләре буенча ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты 167 млрд сумлык керем күләме белән меңләгән регуляцияле оешмаларга карата 988 тариф карары кабул итте.

«2023-2024 елгы тариф кампаниясе түбәндәге күрсәткечләр белән характерлана: коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләү үсеше индексы республика буенча уртача 10,8% күләмендә билгеләнгән, 695 муниципаль берәмлек өчен гражданнарның түләү үсеше 10,8% тан да кимрәк булачак. Калган 218 муниципаль берәмлек өчен түләү үсеше индексы 15,7% тан артмаячак. Әйтик, Кукмарада чын индекс 11,9% тәшкил итәчәк», - дип хәбәр итте Александр Груничев.

Ул ассызыклаганча, Татарстанда яшәүчеләрнең 72% өчен түләү үсеше 10,8% тан да кимрәк булачак. Александр Груничев шулай ук «2023 ел уникаль булды» дип билгеләп үтте, чөнки коммуналь хезмәтләргә тарифларны индексацияләү үткәрелмәде. Соңгы индексация 2022 елның 1 декабрендә үткәрелгән, билгеләнгән тарифлар 2024 елның 30 июненә кадәр ягъни ел ярымнан артык дәвамында гамәлдә.

Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшен уңай бәяләде. Ул, аерым алганда, тарифларны дәүләти җайга салуның зур җитди юнәлеш һәм ФАС эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булуын билгеләп үтте. «Татарстан өч субъектның беренчесе булып өч елга гражданнарның түләү индексларын озак вакытлы билгеләүгә керде. Шулай итеп, өч ел эчендә торак – коммуналь хуҗалык өлкәсенә өстәмә рәвештә инвестицияләр алынган – бу очракта су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга-2 млрд 770 млн сум. 2022 елда бу 367 млн, 2023 елда – 1 млрд 300 млн.сум, 2024 елга 1 млрд 64 млн. сум планлаштырылган», - диде Королев.

«Тарифларны җайга салуны цифрлаштыру буенча да зур эш алып барыла», - дип билгеләп үтте ул.

ТР Министрлар Кабинеты башлыгы Алексей Песошин, коллегия барышында чыгыш ясаганда, «тарифлар һәрвакыт игътибар үзәгендә булды һәм булачак, чөнки тарифлар теләсә кайсы төбәкнең икътисады үсешенә һәм инвестицион җәлеп итүчәнлегенә генә түгел, ә җәмгыятьтәге социаль тотрыклылыкка да зур йогынты ясый», дип белдерде.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, илебезгә карата санкцияләр басымына карамастан, республика икътисады тотрыклылыгын саклап кына калмыйча, лидерлык позицияләрен дә алып баруын дәвам итә. Мәсәлән, 2023 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты күләме (бәяләү буенча) беренче тапкыр 4 трлн сумнан артып киткән, җибәрелгән продукция күләме 4,5 трлн сум (сәнәгать җитештерүе индексы 102,9%). Республиканың икътисадына һәм социаль өлкәсенә җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 1 трлн сумнан артык, ягъни 2022 ел дәрәҗәсенә карата 108% тәшкил итте.

Регионнар арасында инвестицияләр күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округында 1 нче урында һәм ил буенча 5 нче урында тора.

 

Мәгълүмат һәм фото ТР Министрлар Кабинеты сайтыннан алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International