Хокук яклау һәм Хәйрия эшчәнлеге өлкәсендәге казанышлар өчен Дәүләт премияләрен тапшыруга сайлап алу бара

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан хокук яклаучыларын һәм хәйриячеләрен хокук яклау эшчәнлеге өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен Россия Федерациясе Дәүләт премиясен һәм Хәйрия эшчәнлеге өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен Россия Федерациясе Дәүләт премиясен (алга таба Дәүләт премияләре) тапшыруга сайлап алуда катнашырга чакырабыз.

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Дәүләт премияләрен тапшыруга кандидатларны билгеләү буенча иҗтимагый комиссия Хокук яклау һәм хәйрия эшчәнлеге өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен Россия Федерациясе дәүләт премияләрен тапшыруга кандидатларны карый.

Күрсәтелгән премияләргә дәгъва документларын һәм беркетелгән материалларны түбәндәге адрес буенча: 119121, Мәскәү шәһ., Смоленский б-р, 19 йорт, 2 бит яисә электрон почта аша җибәрергә була – moskalkova@ombudsmanrf.ru.

Белешмә өчен телефоннар: 8 (495) 870-41-41, 8 (495) 870-41-34, 8 (495) 870-44-89, 8 (495) 870-39-27.

Документлар тапшыру вакыты – 2024 елның 21 февраленә кадәр.   

Материалларны әзерләүгә таләпләр сыдтама буенча -   /file/oprt/File/29.11.2023_4168-SS_Moskal`kova T.N._Saburskaya S.X-2.pdf

Россия Федерациясе Президенты Указына һәм хокук яклау эшчәнлеге өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен Россия Федерациясе дәүләт премиясе һәм Хәйрия эшчәнлеге өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен Россия Федерациясе Дәүләт премиясе турында нигезләмәгә сылтама - http://pravo.gov.ru/proxy/ips/?doc_itself=&nd=102379401&page=1&rdk=0#I0 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International