Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының ике әгъзасының вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле, Иҗтимагый палата әгъзалыгына кандидатлар тәкъдим итү процедурасы дәвам итә.
Татарстан Республикасы Раис тарафыннан расланган Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалыгына кандидат тәкъдим итү хокукына Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән гомумроссия һәм төбәкара иҗтимагый берләшмәләрнең структур бүлекчәләре ия.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан расланган Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалыгына кандидат тәкъдим итү хокукына Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән җирле иҗтимагый берләшмәләр ия.
Коммерцияле булмаган оешма үз вәкилен Иҗтимагый палата составына кертү теләге турында, ул оешманың җитәкче коллегиаль органы карары белән рәсмиләштерелгән, ул закон нигезендә яисә әлеге оешма уставы нигезендә тиешле вәкаләтләргә ия, ә коллегиаль орган булмаганда - закон нигезендә яисә әлеге оешма уставы нигезендә әлеге оешма исеменнән чыгыш ясау хокукына ия булган башка орган карары буенча, тиешле рәвештә, Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәис) администрациясенә яисә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына гариза җибәрә.
Гаризага беркетеләләр:
Гаризаларны кабул итү вакыты – массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге мәгълүмати хәбәр рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң 30 (утыз) көн эчендә.
Кандидатлар өчен документларның мәгълүмат һәм рәвешләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында «Документлар» бүлегендә урнаштырылган: https://oprt.tatarstan.ru/dokumenti.htm
Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) Администрациясе тарафыннан гаризалар эш көннәрендә 09-00 дән 18-00 гә кадәр кабул ителә, тәнәфес 11-30 дан 12-30 кадәр.
Кабул итү урыны: Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) администрациясе, Казан шәһәре, Кремль, подъезд 0, Татарстан Республикасы Рәисенең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе.
Документларны почта аша җибәрү өчен адрес: 420111, Казан шәһәре, Кремль.
Белешмәләр 8 (843) 567-88-92 телефоны буенча.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы гаризаларны эш көннәрендә 09-00 сәгатьтән 18-00 сәгатькә кадәр, тәнәфестә 12-00 сәгатьтән 13-00 сәгатькә кадәр кабул итә.
Кабул итү урыны: «ТР Иҗтимагый палатасы Аппараты» ДКУ, 420111, Казан шәһәре, Батурин ур., 7а йорт, каб. 133.
Документларны почта аша җибәрү өчен адрес: 420111, Казан шәһәре, Батурин ур, 7а йорт.
Белешмәләр 8 (843) 567-80-96, 567-80-99 телефоннары буенча.