Иҗтимагый палата әгъзаларына кандидатлар тәкъдим итү процедурасы башлануы турында мәгълүмати хәбәр

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының ике әгъзасының вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле һәм «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы советы Иҗтимагый палата әгъзаларына кандидатлар тәкъдим итү процедурасы башлануы турында хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан расланган Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзаларына кандидат тәкъдим итү хокукына Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән гомумроссия һәм төбәкара иҗтимагый берләшмәләрнең структур бүлекчәләре ия.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан расланган Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалыгына кандидат тәкъдим итү хокукына Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән җирле иҗтимагый берләшмәләр ия.

Гаризаларны кабул итү вакыты – массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге мәгълүмати хәбәр рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң 30 (утыз) көн эчендә.

Кандидатлар өчен мәгълүмат һәм документлар формалары Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында «Документлар» бүлегендә урнаштырылган:

https://oprt.tatarstan.ru/dokumenti.htm

Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) администрациясе гаризаларны эш көннәрендә 09-00 сәгатьтән 18-00 сәгатькә кадәр кабул итә, тәнәфес 11-30 сәгатьтән 12-30 сәгатькә кадәр.

Кабул итү урыны: Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) администрациясе, Казан шәһәре, Кремль, подъезд 0, Татарстан Республикасы Рәисе гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы гаризаларны эш көннәрендә 09-00 сәгатьтән 18-00 сәгатькә кадәр, тәнәфестә 12-00 сәгатьтән 13-00 сәгатькә кадәр кабул итә.

Кабул итү урыны: ТР Иҗтимагый палатасы Аппараты, 420111, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорты, каб. 133.

Документларны почта аша җибәрү өчен адрес: 420111, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорты.

8 (843) 567-80-96, 567-80-99 телефоны буенча белешмәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International