ТР Торак-коммуналь хуҗалык һәм экология комиссиясе рәисе Дмитрий Романов «Ярдәм иткән өчен» («За содействие») медале белән бүләкләнде

2023 елның 8 декабре, җомга

2023 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерүне, әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм Татарстан Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе, Координация советы рәисе урынбасары Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча Координация советы утырышы узды.

Киңәшмәдә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм вәкилләре мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен контрольдә тоту, 2023 елда кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар үткәрү, кулланучылар иминлеге дәрәҗәсе буенча РФ рейтингы йомгаклары мәсьәләләре, шулай ук күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ТР Иҗтимагый палатасының Торак-коммуналь хуҗалык һәм экология буенча комиссиясе рәисе, «ТР Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» ассоциациясе башкарма директоры Дмитрий Романов утырышта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең ведомство бүләге булган «Ярдәм иткән өчен» медале белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу; Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәргән чаралар кысаларында халыкка системалы түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм нәтиҗәле хокукый агарту өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә йөкләнгән бурычларны тормышка ашыруда нәтиҗәле ярдәм күрсәткәне, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм аның учреждениеләре хезмәткәрләренең патриотик, спорт-массакүләм, мәдәни һәм башка тәрбиягә, спорт һәм эстетик үсешенә ярдәм итү өчен РФ гражданнары «Ярдәм иткән өчен» медале белән бүләкләнә.

Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иҗтимагый контроль үзәге даими нигездә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белән уртак эш алып бара. Ел саен без республикада яшәүчеләрдән Торак-коммуналь хуҗалык проблемаларын хәл итүне сорап берничә мең мөрәҗәгать алабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International