2023 елның 14 декабрендә ТР Иҗтимагый палатасында «Татарстан Республикасында остазлык технологиясендә коммерцияле булмаган секторны үстерү: секторара социаль партнерлык тәҗрибәсе» семинары узачак.
Семинарның беренче өлешендә югары уку йортлары вәкилләре «Хезмәт белән укыту» Бөтенроссия пилот проекты кысаларында югары уку йортлары өчен коммерцияле булмаган оешманың социаль заказын формалаштыру мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.
Икенче өлештә ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан Ак Барс банкының Корпоратив университеты белән партнерлыкта гамәлгә ашырыла торган «ТР Гаиләгә юнәлешле булган коммерцияле булмаган оешмалар өчен стратегик идарә» белем бирү программасына старт биреләчәк.
Әлеге программа кысаларында 29 декабрьгә кадәр үз оешмаларының стратегиясен эшләргә әзер ТР коммерцияле булмаган оешмалар төркемен формалаштыру планлаштырыла. Уку 2024 елның гыйнварыннан планлаштырылган, яклау нәтиҗәләре буенча дәүләт үрнәге таныклыгы бирелә.
Катнашу өчен алдан теркәлү түбәндәге сылтама буенча: https://forms.yandex.ru/u/6576e89c02848f0af9b48648/