Инвалидлар декадасы кысаларында 2023 елның 1 декабрендә ТР Иҗтимагый палатасында инвалидлыкны билгеләү, социаль ярдәм чаралары, эш белән тәэмин итү, Абилимпикс милли чемпионатында катнашу, инклюзив белем бирү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узды. Чараны оештыручы – ТР Иҗтимагый палатасының Социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторын үстерү буенча комиссиясе.
2 сәгать эчендә «кайнар линия»гә 75 мөрәҗәгать килгән, шуларның 40 проценты – медицина-социаль экспертизага юнәлеш бирү, билгеле бер препаратларга керү, шулай ук сыйфатлы препаратлар белән вакытында тәэмин итү мәсьәләләре буенча
Шалтыратулар кабул итүчеләр: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева; Татарстан Республикасы буенча РФ Социаль фонды бүлекчәсе клиентларга дистанцион хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Ләйсән Минһаҗетдинова; Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы Оештыру-методик бүлегенең Медик-социаль экспертиза бүлеге табибы Нурия Вәлиева; Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тормыш эшчәнлеге чикләнгән затларны социаль интеграцияләү бүлеге башлыгы урынбасары Дарина Бәдретдинова; Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек һәм махсус программаларны гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Наталья Трошкина (эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек буенча фронт-офис); Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мәскәү районындагы республика матди ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече (компенсация түләүләре) Наилә Мулюкова; Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Мерзлякова; «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган оешма директоры; ТИСБИ Идарә университетының инклюзив белем бирү теориясе һәм практикасы лабораториясе мөдире, Педагогика һәм психология кафедрасы доценты, фәнни хезмәткәре Лилия Мостафина; Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты, Киров районы «Татарстан Республикасы инвалидлары җәмгыяте» Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан республика оешмасы рәисе Марат Кадыйров; ТР Иҗтимагый палатасы эксперты, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды президенты ярдәмчесе Ренат Мөзаффаров; «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белгече Лия Хәйретдинова; Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге нең әйдәп баручы белгече Кирилл Андреянов.
«Кайнар линия» вакытында килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесенә җавап бирергә мөмкин булды. Җентекләп эшкәртүне таләп итүче сораулар профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга гражданнарга билгеләнгән вакыт эчендә аңлату өчен җибәреләчәк.