«Торак милекчеләре ширкәтләре форматында күпфатирлы йортлар белән идарә итү: проблемалар һәм хәл итү юллары» түгәрәк өстәле

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

11 октябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «торак милекчеләре ширкәтләре форматында күпфатирлы йортлар белән идарә итү: проблемалар һәм хәл итү юллары»дигән темага түгәрәк өстәл узды.

Чарада Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре, шулай ук 20гә якын торак милекчеләре ширкәте һәм торак-төзелеш кооперативы рәисләре һәм идарәчеләре катнашты.

Фикер алышу кысаларында Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР буенча Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль Төбәк Үзәге ассоциациясенең башкарма директоры Романов Дмитрий Сергеевич, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы —  Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы Сергей Аркадьевич Крайнов, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы урынбасары Госманов Рафаэль Рәхмәтулла улы һәм торак милекчеләре ширкәтенең идарә рәисе Хисмәтуллин Миңнәхмәт Хаҗи улы чыгыш ясады.

Экспертлар торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативы рәисләре белән берлектә күпфатирлы йортлар белән идарә итү процессында килеп туган проблемаларны тикшерделәр.

Ачыкланган проблемаларны хәл итү буенча барлык тәкъдимнәр тиешле органнарга җибәреләчәк һәм шулай ук торак законнарына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр буларак каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International