«Хакимият белән сөйләшүләр»

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Хакимият белән сөйләшүләр» тематик очрашулары кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән очрашу узды.

Очрашуда ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары, социаль яклау, ветераннарга ярдәм итү, сәламәтлекләрендә төрле чикләүләр булган кешеләрне тернәкләндерү һәм социальләштерү, социаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә эшләүче коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Алар инвалидлар өчен тернәкләндерү чараларын рәсмиләштерү, психик тайпылышлары булган кешеләрне укыту һәм ишегалларында бушлай парковкалар оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International