«Торак-коммуналь хуҗалык видеоярдәмчесе» яңа ролигыннан Татарстан халкы күпфатирлы йортлар белән идарә итүнең мөмкин булган ысуллары турында беләчәк.
«Без Татарстан халкын күпфатирлы йорт белән идарә итү ысуллары һәм төрләре турында мәгълүмат белән таныштырачакбыз. Торак кодексында берничә мөмкин булган форма язылган: турыдан-туры идарә, торак милекчеләре ширкәте яки торак — төзелеш кооперативлары, шулай ук идарәче компанияләр»,-дип аңлатты «ТР Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» ассоциациясенең башкарма директоры һәм ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов.
Мәсәлән, турыдан-туры идарә итү 30 фатирдан артмаган кечкенә йортларда гына мөмкин. Бу очракта фатир хуҗалары гомуми җыелышларда көнүзәк мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш. Шулай ук һәркем исеменнән эш итәргә вәкаләтле бер кешегә ышаныч кәгазе дә бирергә мөмкин.
«Яшәүчеләр бер-берсенә ышанырга һәм административ йөкләмәне һәм акчаны уртак ихтыяҗларга конфликтсыз бүлеп бирә белергә тиеш», - дип ассызыклады Романов.
https://www.youtube.com/watch?v=KrHMK7TpjKw