«Иоанн Кронштадтскийның хезмәт сөю йорты» автоном коммерцияле булмаган оешмасының «Выбор» («Сайлау») проекты

2023 елның 22 сентябре, җомга

«Сайлау» проекты командасы психология, педагогика һәм медицина өлкәсендә абруйлы экспертлар һәм профессионал практиклар белән хезмәттәшлек итеп, ата-аналарның балалар белән үзара аңлашуын яхшыртырга, баланың шәхси ресурсларын ачарга, уңышлы киләчәккә өлеш кертәчәк уникаль методика уйлап тапкан.

Әлеге проект күп вакытларын заманча цифрлы җайланмалар (гаджетлар яки компьютер) артында үткәрүче балалар һәм яшүсмерләр өчен психологик - педагогик ярдәм булып тора.

Нәрсәгә ирешәчәкләр?

- балалар үзләрен, хисләрен һәм эмоцияләрен ишетергә һәм аңларга өйрәнәчәк

- шәхеснең көчле якларын билгеләячәкләр, талантларын ачыклаячаклар

- аралашу күнекмәләрен үстерәчәкләр

- үз вакытың белән идарә итәргә өйрәнәчәкләр

- мөстәкыйль һәм җаваплырак булачаклар

- үз максатлары һәм нәтиҗәләре белән идарә итәргә өйрәнәчәкләр

- әти-әниләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салачаклар, нәрсә хис итүләрен аңлатырга өйрәнәчәкләр

Ничек үтәчәк?

- 3 ай дәвамында (сентябрьдән ноябрьгә кадәр) «Игелекле Казан» коворкингы базасында 10 баладан торган төркемнәр өчен атнага 2 тапкыр гамәли дәресләр узачак.

- спикерлар (үз һөнәрләре буенча экспертлар) белән очрашулар

- ата-аналар өчен практик семинарлар

Проектта катнашу бушлай, бары тик 6 урын гына калган.

Әлеге проектны «Беренчеләр Хәрәкәте»  грант конкурсында җиңүче «Иоанн Кронштадтскийның хезмәт сөю йорты» автоном коммерцияле булмаган оешмасы гамәлгә ашыра.

Тулырак мәгълүмат алуһәм язылу өчен 89872391217 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.

©  https://vk.com/vybor_kazan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International