«Гаилә канаты астында» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы «Сәламәтлек капитаны» проектында катнашырга чакыра

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

«Гаилә канаты астында» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы «Сәламәтлек капитаны» проекты белән 2023 елда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра торган коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсында җиңүче булды.

Бу сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен шартлар тудыру һәм адаптив физкультураны үстерү буенча комплекслы проект, ул тернәкләндерүгә, физик һәм психик сәламәтлекне һәм гомумән тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Проект балаларны даими һәм индивидуаль рәвештә адаптив физкультура белән шөгыльләнү мөмкинлеге белән тәэмин итәчәк. Ә педагоглар һәм ата-аналар психотерапевтның һөнәри һәм ата-ана буларак яну өлкәсендә консультация ала алачак.

«Сәламәтлек капитаны» менталь тайпылышлары булган балалар өчен Казан һәм Яшел Үзән учреждениеләре базасында 2023 елның сентябреннән 2024 елның мартына кадәр узачак.

«Гаилә канаты астында» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы проектта катнашу өчен Казан һәм Яшел Үзәннән волонтерлык оешмаларын чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International