ТР «Аталар Берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева, Раифа махсус уку-тәрбия учреждениесе балалары белән берлектә «Кот һәм пес» приютында булдылар.
Читлекләрне төзәттеләр һәм буядылар, приютта тәрбияләнүчеләр белән вакыт үткәрделәр һәм алар белән уйнадылар. Ахырда барлык катнашучыларны тәмле пылау белән сыйладылар.