Мәскәүдә коммерцияле булмаган оешмалардагы хатын-кыз лидерларының беренче Бөтенроссия форумы узды

2023 елның 22 августы, сишәмбе

2023 елның маеннан августка кадәр Россиядә «Коммерцияле булмаган оешма хатын-кызлары» Беренче Милли һөнәри премиясе уздырыла. Конкурста Россиянең барлык төбәкләреннән коммерцияле булмаган оешмаларның җитәкчеләре, лидерлары, хезмәткәрләре һәм волонтерлары катнашты.

Премиянең максаты – хатын-кызларның һәм хатын-кызлар җәмгыятенең гражданлык активлыгын үстерү, иҗтимагый эшчәнлеккә мотивацияне һәм кызыксынуны арттыру, коммерцияле булмаган оешмаларның алдынгы тәҗрибәсен тарату.

Хатын-кызлар – коммерцияле булмаган секторда зур көч һәм энергия. Бу өлкәдә җитәкчеләрнең 67% тан артыгы хатын – кызлар булуы билгеле.

Премияне гамәлгә куючылар һәм форумны оештыручылар – «Планёрка»  коммерцияле булмаган оешмалар һәм социаль бизнес профессионаллары клубы һәм «Серебряный экспресс» социаль — мәдәни инициативаларны үстерүгә ярдәм фонды.

Конкурста тугыз төп һәм җиде өстәмә номинация каралган. Төп номинацияләр коммерцияле булмаган эшчәнлекнең әйдәп баручы өлкәләрен үз эченә ала: «Фән, белем бирү һәм мәгариф», «Мәдәният һәм сәнгать», «Патриотизм һәм тарихи хәтерне саклау», «Физкультура, сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм», «Социаль һәм хокукый ярдәм», «Экология һәм хайваннарны яклау», «Православ мәгариф», «Коммерцияле булмаган оешмалар һәм эшкуарлыкка ярдәм итү үзәкләре», «Хатын-кызлар оешмалары».

Өстәмә номинацияләр тармакның яшь белгечләре һәм профессионаллары, инноваторлар һәм коммерцияле булмаган оешмаларның хезмәткәрләре өчен билгеләнгән: «Дебют», «Подвижничество», «Коммерцияле булмаган оешма – минем юлым», «Коммерцияле булмаган оешмаларда инновацияләр», «Коммерцияле булмаган оешмага тугрылык өчен», «Коммерцияле булмаган оешма хезмәткәре».

«Коммерцияле булмаган оешма хатын-кызлары»ның беренче Милли Премиясенә 505 катнашучы теркәлгән. Конкурс алдыннан 357 гариза бирелгән. Конкурс этабына Россиянең 59 төбәгеннән 225 катнашучы үтте. Ярымфиналга 174 катнашучы чыкты. 88 катнашучы җиңүче булды.

Премиянең эксперт советына РФ Дәүләт Думасы депутатлары, РФ Иҗтимагый палатасы һәм төбәкләр вәкилләре, грантоператорлар вәкилләре, коммерцияле булмаган оешмалар өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар керде.

17-18 августта Мәскәүдә коммерцияле булмаган оешмалар хатын-кызлары лидерларының беренче Бөтенроссия форумы узды, аның кысаларында коммерцияле булмаган оешмалар хатын-кызлары премиясе җиңүчеләре бүләкләнде. Форумда Россиянең барлык почмакларыннан, шул исәптән Якутия, Сахалин, Красноярск, Архангельск, Яһүди автономияле өлкәсеннән катнашучылар катнашты.

Форумның беренче көне премиядә катнашучылар арасында танышу, тәҗрибә алмашу, коммерцияле булмаган оешмалар өлкәсендәге проблемаларны билгеләүгә юнәлдерелгән.

Форумның икенче көнендә премиянең эксперт советы әгъзалары чыгыш ясады һәм оешмаларның эшчәнлеге юнәлешләре буенча тематик сессияләр узды. Форум «Коммерцияле булмаган оешма хатын-кызлары» премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

«Мәдәният һәм сәнгать» номинациясендә («Игелекле Галактика» проекты белән) җиңүче – Ищук Юлия Александровнаны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International