Лаеш шәһәрендә «ТОРМЫШ ВЕКТОРЫ»

2023 елның 18 августы, җомга

Президент грантлары Фонды ярдәме белән Лаешта җиденче ай Лаеш балалар йортының балалар һәм яшүсмерләре өчен «Тормыш векторы» проекты үтә.

Проект психологы балалар өчен кызыклы арт-терапия дәресләре үткәрде. Балалар монотипия рәсем ясау ысулы белән таныштылар, бу кәгазьдә эз дигәнне аңлата. Ул буяу ярдәмендә ясала, пыялага яки башка каты өслеккә куела һәм аннары кәгазьгә бастырыла.

Монотипияләр арт-терапиядә эмоциональ өлкә, ассоциатив фикерләү, релаксация белән эшләү өчен киң кулланыла. Алар ярдәмендә «эмоцияләр картасы» булдырырга, тискәре халәтләрне эшкәртергә һәм үзгәртергә мөмкин. Монотипияләр фантазияне яхшы үстерә. Эзләрне чиксез карап, аларда хайваннар, үсемлекләр, персонажлар образларын эзләргә мөмкин. Бу техниканы балалар ярата, чөнки бу ирекле рәсем, анда үзеңне, кәефеңне һәм хисләреңне чикләүләрсез белдерү мөмкин.

Сәламәт туклану дәресләре кысаларында «Без сәламәт туклану өчен» темасына «Үз уеныбыз» конкурс программасы үткәрелде. Моннан тыш, балалар фитнес-тренер, ЛФК инструкторы белән шөгыльләндеәр һәм финанс грамоталылыгына өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International