Ата-аналар өчен «Лужайка позитивных мыслей» гаилә мәктәбенең чираттагы дәресе узды

2023 елның 15 августы, сишәмбе

15 августта Баулы шәһәрендә «Үзгәрешләр җиле-2023» проектын гамәлгә ашыру кысаларында ата-аналар өчен «Лужайка позитивных мыслей» гаилә мәктәбенең чираттагы дәресе узды.

Ата-аналар белән «Үпкәләрне алып ташлау практикасы» темасына дәрес психолог Елена Сиражиева белән түгәрәк өстәл форматында кече терапия төркемнәрендә узды.

Ата-аналар белән психолог шөгыльләнгән вакытта, балалар өчен «Даю бери» сериясеннән мастер-класс узды.

Проектның социаль партнерлары балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Акыллы малайлар һәм акыллы кызлар өчен библиолаборатория» мастер-классын оештыручылар һәм алып баручылар булдылар.

Очрашу кәгазьгә багышланды, чөнки кәгазь бала көн саен очрата торган иң арзан һәм күпкырлы материал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International