«Тылсымлы кадр» балалар мультипликация студиясе

2023 елның 11 августы, җомга

«Тылсымлы кадр» мультипликация студиясе проектын гамәлгә ашыру кысаларында «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды ярдәме белән Алабуга балалар йортының берничә педагогы «Союзмультфильм» киностудиясеннән анимация буенча онлайн-видеокурста мультипликация булдыру буенча белемгә ия булдылар.

«Тылсымлы кадр» балалар мультипликация студиясе Алабуга балалар йорты каршында балаларның күзаллауларын, аларның һөнәри перспективаларын киңәйтү һәм мультипликатор һөнәрен өйрәтү өчен эшли. Әлеге проект  – «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фондының һәм Алабуга балалар йортының уртак эше, ул 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла.

Балалар мультфильм карарга яраталар. Карарга гына түгел, булдырырга да. Фигураларны җанландыру һәм үз мультфильмыңны төшерү бер дә җиңел эш түгел. Берничә секундлык якты һәм күңелле рәсемнәр булдыру сабырлык, фантазия һәм тырышлык таләп иткән тырыш һәм җаваплы хезмәт нәтиҗәсе.

Проектта катнашып, балалар кечкенәдән үк үзләрендә фантазия, сабырлык, җаваплылык һәм көчле холыкларын үстерәләр. Мультипликация телен өйрәнү аларга үз мультфильмнарын булдырырга, тырышлык һәм нәтиҗәгә ирешү рухында үсәргә мөмкинлек бирә. Яшь мультипликаторлар үз вакытларын бушка уздырмыйлар, чөнки алар кирәкле һәм яраткан эш белән мәшгуль.

Видео-анимацияләр:

https://vk.com/video-28339705_456239299
https://vk.com/video-28339705_456239300
https://vk.com/video-28339705_456239301
https://vk.com/video-28339705_456239302

Алга таба укытучылар проектның яшь катнашучыларына – балалар йортында тәрбияләнүчеләргә яңа белемнәрен өйрәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International